Казанның коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш көллияте базасында республика студентларының “Фән, заманча җитештерү һәм һөнәри белем” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда Казан, Түбән Кама, Лениногорск һәм Бөгелмәдән 100 студент катнашты. Диана Мөхәммәтова - “Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте” студенты “Белем бирүдә кооператив методны куллану” темасына фәнни тикшеренүләр үткәрә. Жюри алдында ул шул хакта сөйли һәм дәлил итеп үз практикасыннан мисаллар китерә. Жюри әгъзалары бертавыштан Бөгелмә студентының эшен югары бәяли һәм аңа беренче урынны бирә.