Бөгелмәнең “Сюрприз”ы “Россия талантлары” халыкара телевизион фестиваль-конкурсында җиңгән

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә “Россия талантлары” халыкара телевизион фестиваль-конкурсы тәмамланды. Бирегә Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Менделеевск, Бөгелмә шәһәрләреннән һәм М.Җәлил бистәсеннән талантлы яшьләр җыелды. Бөгелмә данын Римма Дасаева җитәкчелегендә “Сюрприз” хореография коллективы яклады. Алар “Хореография сәнгате.Балалар биюе” номинациясендә икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International