Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.
Үзәк район китапханәсе Г.Тукайның туган көненә багышлап, шигырь укучылар бәйгесе игълан итте. Анда ун яшьтән алып өлкән яшькә кадәр булган бөгелмәлеләр катнаша ала. Гаризаларны үзәк район китапханәсендә 2016 елның 31 мартына кадәр кабул итәләр. Адрес: Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамының 14нче йорты, E-mail: metod-bug@rambler.ru. Белешмә өчен телефон: 8 (85594) 6-65-81.