“Россия Ел укытучысы-2016” Бөтенроссия конкурсының регион этабы финалына Бөгелмәдән бары бер укытучы керде. Жюри “Ел укытучысы” номинациясендә иң югары балл җыйган 41 укытучыны сайлап алды. 6нчы мәктәпнең география укытучысы Вәсилә Тимерханова “Педагогик дебют” номинациясендә җиңде.
Быел конкурста муниципаль дәрәҗәдә 1,2 меңләп укытучы катнашкан, шулардан 150се сынауны бәйгенең зона этабында дәвам иттергән.
Искәртеп үтик: Татарстанда “Россия Ел укытучысы-2016” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы зона турлары 8-29 февраль көннәрендә үткәрелде. Хәзер бу турларда җиңүгә ирешүчеләр алдында Казанда 14-18 март көннәрендә булачак финалда тагын да җитди сынау тора. Абсолют җиңүчегә 400 мең сум күләмендә, “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүчегә 200 мең сумлык акчалата бүләк каралган. Конкурс призерларына – II урын алучыларга 100әр мең сум, III урын ияләренә 70әр мең сум күләмендә, лауреатларга һәм номинацияләрдә җиңүче дип табылганнарга 50шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшыру күздә тотыла.