Бүген Техниклар йорты сәхнәсендә матурлык һәм гүзәллек бәйрәме. Бөгелмә хатын-кызлары шәһәр иҗат коллективларының чыгышларын гына карамады, “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең финалына чыгучылар белән дә танышты. Мөгалимлек, сәнәгать, фән, медицина һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар иртәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуга барачак.
Бөгелмә мэры Линар Закиров хатын-кызларга ихлас күңелдән бөтен уй-хисләрнең чынга ашуын, тормышта тынычнык, көннәрнең якты, төннәрнең татлы булуын, һәммәсенә саулык теләде.