8нче мәктәп укучысы “70 ел эчендә 70 истәлек” дип аталган Г.Никишин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Бу чара Лениногорск шәһәрендә үтте. Безнең якташыбыз җиденче сыйныф укучысы Артем Алексеев “Время выбрало их” номинациясендә чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышында катншкан Хакимовлар гаиләсе турында сөйләде. Гаиләнең мәхәббәт тарихи жюри әгъзаларын сокландырды, алар Артем Алексеевның эшен югары бәяләде.