2015 ел “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең поликлиникасы өчен нәтиҗәле була. Биредә эш тәртибе җайга салына. Бу хакта поликлиниканың баш табибы Рамил Миргалимов сөйләп үтте. 2015 елның декабрендә биредә Call-үзәк эшли башлады. Бөгелмәлеләр 39-0-38 телефоны буенча шалтыратып теге яисә бу табибка языла ала.
Бөгелмә поликлиникасында “Ал тасма” акциясе үтте. Бер ай эчендә 700дән артык хатын-кыз маммография узды, 30 кешедә күкрәк бизләрендә шеш табылды, шул исәптән 5 кешедә – яман шешнең башлангыч чоры. Бу этапта әлеге чирләрне тулысынча дәвалап була.
300ләп хатын-кыз цитологик тикшеренүләр үтте. Онкологик чирләр табылмады, әмма 5 кешедә ракка китерү ихтималы булган тайпылышлар ачыкланды, алар хәзер дәвалану курсы узалар.
Рамил Миргалимов 2016 елга куелган бурычлар хакында да бәян итте. Барысы арасында иң мөһиме – халыкка диспансеризациянең әһәмияте турында сөйләү!