Зәйдә чаңгы ярышы буенча Татарстан Республикасы чемпионатының өченче туры тәмамланды. Бөгелмәле Вероника Деркач (тренер Баранов В.С.) гомуми зачетта бронзага, ә 5км дистанциядә классик стиль белән шәхси зачетта көмешкә ия булды. Кызлар арасында Вероника Дергач өч дисциплинада да беренче урынга лаек булды. Елена Кабанова исә хатын-кызлар арасында 5 км дистанциядә - өченче. Команда зачетында Бөгелмә призлы өченче урынга чыкты.