Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче мөселманнар волейбол уйнады. Мондый спорт ярышлары традициягә әйләнеп китте. Иң көчлеләр исеме өчен 6 команда көч сынап карады. Нәтиҗәдә өченче урынны Бөгелмә һәм Баулы командалары бүлде. Беренче урында Баулының беренче командасы, икенче урында Уруссу волейболчылары.