Хөрмәтле бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
13 мартта 10.00. сәгатьтә Балалар паркы «Масленица» халык бәйрәменә чакыра. Программада: бәйрәм концерты, театральләштерелгән тамаша, бәйгеләр һәм уеннар, сәүдә итү нокталары һәм башкалар.
Масленица атнасындагы һәр көннең үз атамасы, үз йоласы бар: очрашу, төрле уеннар уйнау, тәмлетамак, күңел ачу, каенана (теща) коймагы, каенсеңел янында кич утыру.Масленица атнасының соңгы көне кичерү-гафу үтенү якшәмбесе дип атала. Туган-тумача, дус-ишләр, белә торып, яки үзләре дә сизмәстән кайчандыр үпкәләтүләре һәм борчулары өчен бер-берсеннән гафу үтенәләр. Бу көнне хәтта таныш булмаган кешеләр белән кара-каршы очрашканда да, тукталып, өч тапкыр башыңны иеп, бер-береңнән гафу сорарга кирәк була.
Тормышның үлемнән өстен чыгу билгесе итеп, салам карачкыны яндыралар, чәчүлекләргә, булачак уңышка көч бирү өчен, көлен басуларга тараталар.
Бәйрәмдә катнашырга һәм вакыйгалар үзәгендә булырга ашыгыгыз