Бөгелмә шәһәренең “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә “Киләчәккә караш” исемле профориентация буенча чара үтте. Балаларга иң кирәкле һөнәрләр турында сөйләделәр.
Олылар балаларны 4-5 яшьләреннән үк “Үскәч кем буласың килә?” дип аптырата башлый. Әлбәттә, бу вакытта нәниләрнең балачак хыяллары җитди кабул ителми. Гадәттә, үсмерләр мәктәпне тәмамлар алдыннан гына булачак һөнәрләре турында чын-чынлап уйлана башлый.
Балалар төрле һөнәр ияләренең эше белән танышты. Үзләрен теге яисә бу һөнәрдә сынап карады. Малайлар фотограф, программист һәм таксист, ә кызлар кондитер, стилист һәм косметолог булды.