Бөгелмә шахматчылары бронзага ия булды

2016 елның 11 марты, җомга

Татарстан Республикасы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча VI Республика турниры үтте. Анда РФ Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәләре катнашты.  Шахмат һәм шашка спортын яратучы 900гә якын пенсионер бер ай дәвамында үзләрен тапкырлыкта сынап карады. Беренче этапта җиңүчеләр зона ярышларында катнашты. Алар түгәрәк система буенча уйнадылар. Команда зачетында беренче урынны Яшел Үзән пенсионерлары яулады, икенче урында – Яр Чаллы командасы, өченче урында – Бөгелмә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International