Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Аның төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә теләктәшлеген гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмә алырга мөмкин.
Аерым алганда, Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушылып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле булмаган электр җайланмаларын бер сәгатькә сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясен киметүгә юнәлтелгән бүтән чаралар күрергә тәкъдим ителде, дип мөрәҗәгать итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.
Узган 2015 елгы акция вакытында Казан шәһәрендә “Казан кремле” музей-тыюлыгы, Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, IT-парк, Казан мэриясе биналарын архитектур-сәнгати яктырткычлар сүндереп торылган иде. Казан мэриясе район администрациясе биналары һәм Казан ратушасы яктыртылмый торды. Акциягә эре спорт һәм кунакханә-күңел ачу комплексларының кайберләре кушылды. Анда шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр, 500дән артык предприятие, оешма, министрлыклар, тармак оешмалары катнашты. “Җир сәгате” нәтиҗәсендә, 135 МВт/сәг энергия янга калдырылды, диелә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.