Муниципаль хезмәткәрләр чаңгы ярышында катнашты

2016 елның 11 марты, җомга

Бөгелмәнең чаңгы базасында муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы  буенча шәһәр беренчелеге үтте. 1км дистанциядә хатын-кызлар арасында Ләйсән Фәтхетдинова, Розалия Софина һәм Антонина Ишкова яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Ир-егетләр арасында 3км дистанциядә финишка беренче булып Илдар Тахиятуллин, икенче булып Марат Мөбәрәкшин, өченче булып Денис Морозов килде. Ярышта җиңүчеләр иртәгә Зәйдә үтәчәк республика ярышында катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International