Владимир шәһәрендә начар ишетүче спортчылар арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Анда илнең 30 регионыннан спортчылар катнашты. Татарстанның җыелма командасы составына Бөгелмәнең “Факел” спорт комплексында тәрбияләнүчеләр керде. Аларны ярышка Р.Садыйков һәм В.Давыдов әзерләде. Спортчылар сынатмады. Ленур Абдуллин пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Аның дусты Айнур Аширкаев шулай ук уңышлы чыгыш ясады. Ул бронзага ия булды. Шундый ук уңышка Антон Писарев һәм Ислам Латыйпов иреште.