Билгеле булганча, Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар элек-электән зурлап бәйрәм иткән.Әлеге бәйрәм христиан халкының олы постлары башланыр алдыннан да билгеләп үтелүе белән күркәм булып тора. Бәйрәм атна буе дәвам итә һәм аның соңгы көне аеруча зурлана.
Наратлы авылы халкы бу чараны шулай ук зурдан кубып үткәрде. Мәдәни чараны китапханә хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәм бик тә кызыклы, җанлы итеп әзерләнгән. Монда кышны озатуның тарихы, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин иде. Барча халык биеде, җырлады һәм дә коймак белән сыйланды. Коймак исә язгы кояш символын гәүдәләндерә.
Акбаш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе “Май чабу” бәйрәме көнне саламнан эшләнгән карачкыны яндырды. Шуны искәртеп үтәргә кирәк, аны хәзерге вакытта хатын-кыз киеменә киендерсәләр, элек исә ул ир-ат киеменнән булган. Салам карачкы белән бергә иске, кирәкмәгән әйберләрне, кайгы-хәсрәтләрне яндырдылар.