Узган атнада шәһәребездә «Масленица» бәйрәмен гөрләтеп үткәрделәр. Бөгелмәлеләр салкын буранлы кышны озатып, назлы кояшлы язны каршы алдылар, ә бәйрәм инде традициягә әйләнеп киткән салам карачкыны яндыру белән тәмамланды. Әлеге чара Балалар паркында (Ленин урамы) үтте. Программада: шәһәребезнең танылган иҗат коллективлары чыгышы, кул эшләре күргәзмәсе һәм әйберләрне сатып алу мөмкинлеге, күңелле уеннар, мавыктыргыч ярышлар, кызыклы бәйгеләр.