Бер, ике, өч - безнең кулда көч!

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Әлмәттә авыр атлетика буенча шәһәр беренчелеге үтте. Әлеге спорт чарасы  Юрий Шишкин истәлегенә багышланды. Ярышта Әлмәт, Азнакай һәм Бөгелмәдән 60ка якын спортчы катнашты. “Юность” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр: Г.Шәймөхәммәтов, К.Колесников, Р.Искәндәров  үз авырлык категорияләрендә көмеш медальләргә ия булдылар. Бронзаны К.Крюков алды. Егетләрне ярышка И.Зыятдинов, Н.Мальцев, В.Ермолаев әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International