Бөгелмә шәһәренең “Юность” спорткомплексында тренер-укытучы Марат Әхмәтшин һәм Фәйзрахман Хәйруллин истәлегенә багышланган кара-каршы көрәш буенча V Республика ачык фестивале булып узды. Ярыш программасына бокс һәм кикбоксинг кебек спорт төрләре керде. Самара өлкәсе, Башкортостан һәм Татарстаннан 124 спортчы катнашты. Ярыш 34 авырлык категориясендә һәм 3 яшь төркемендә үтте. Бөгелмәлеләр арасында яхшы нәтиҗәләргә Барсигян Р., Колясьев Г., Талахов А., Богомолов Н., Латыйпов Р., Поздняков П., Бебиков В., Котенков В., Арсланов Т., Тихонов И., Миңнуллин А., Асылгәраев Р. ирештеләр. Тагын 12 спортчы көмешкә һәм 13е бронзага ия булды.