Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять.
Халыклар дуслыгы китапханәсендә кадет мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән “Терроризм – кешелеккә карата эшләнгән җинаять” темасына сөйләштеләр. Очрашуга Наил хәзрәтне дә чакырганнар иде. Ул үз чыгышын халыклар дуслыгы темасы белән башлап җибәрде. Соңыннан Коръәни Кәримдә әйтелгән сүзләрне мисал итеп китерде: “Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер” .Терроризм белән экстремизмны Ислам диненә бәйләп аңлату — хаталы һәм бик куркыныч күренеш, дип Наил хәзрәт чыгышын тәмамлады.