Янгын! Бу бик куркыныч сүз. Янгын кешеләргә зур кайгылар алып килә. Янгын аркасында тырышып төзегән йортлар, өйдәге барлык кирәк-ярак янып көлгә әйләнә. Янгын кешеләр гомерен дә өзәргә мөмкин. Нәкъ шуның өчен Бөгелмә шәһәренең социаль хезмәт күрсәтү белгече Зөлфия Хәбибуллина үз карамыгында булган өлкәннәрнең йортына килеп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырып чыкты.