Кече бизнес нинди ярдәм тоячак?

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча федераль корпорация генеральный директоры Александр Браверманга аеруча зур өметләр багланды. Икътисади кризис шартларында кече һәм урта бизнеска көн күрү авырлашкан шартларда эшкуарлар өметле яңалык­лар көтте. Сер түгел, бүген кече бизнес вәкилләре банклардан кредитны югары процентка ала. Киләчәктә эшкуарларга матди гарантия һәм ташламалы кредит тәкъдим ителәчәге шатлыклы яңалык. Якын киләчәктә кече бизнесның дәүләт сатып алуларында катнаша алачагы да куанычлы. Дәүләт сатып алулары — системалы рәвештә акча эшләүнең иң гади юлы. Төбәк­ләрнең рәсми сайтында маркетинг картасы урнаштырылачак. Нәтиҗәдә, һәр төбәктә үз эшеңне башлау өчен иң отышлы һәм көндәш­лек зур тармаклар да күрсәтеләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International