Уруссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте катнашында оештырылган имам-хатыйпларның белемен күтәрү курслары тәмамланды. Ике атна дәвамында Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарыннан 80 имам дини белемнәрен арттырдылар, психология, тарих кебек практик фәннәрне өйрәнделәр. Курслар төгәлләнгәннән соң алар өчен аттестация уздырылды. Зарлык зачетларны уңышлы тапшыргач, хәзрәтләр курсларны тәмамлаулары турында таныклык алдылар.