Язгы ташуга бөгелмәлеләр ничек әзерләнә?

2016 елның 18 марты, җомга

Март суыклары китәргә ашыкмый, Бөгелмә районында  инде язгы ташуга әзерләнә башладылар. Бүген Карабаш бистәсендә гадәттән тыш хәлләр штабының күчмә утырышы узды. Анда язгы ташу вакытында су басу очракларын булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар комплексы каралды. 2012 елда Карабаш бистәсендә көчле ташу булган. Гадәттән тыш хәлне кабат булдырмый калу мөһим, - дип билгеләп үтте Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин. Татар Димескәе, Иске Сумарокова, Петровка, Кодаш һәм  Кече Бөгелмә авылларын да су басу куркычы бар. Шуның өчен авыл җирлекләре “зур су” килүенә алдан әзерләнә. Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхайдаров үз чыгышында нәкъ шул хакта сөйләде.    

Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр; түбәләр һәм ишегалларын кардан арындырырга; кар сулары читкә агып китсен өчен каналлар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык дамба кебек корылма ясарга; базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә; эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап әзерләп куярга, ә документларны һәм акча ише кыйммәтле әйберләрне, юешләнмәсен өчен, полиэтилен капчыкка салып өстәге киеме арасына ышанычлы итеп яшерергә; бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга; шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска: этләрне бәйдән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага менгереп бикләп куярга, зур терлекне югары җиргә илтеп бәйләргә; торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга һ.б

Язгы ташу вакытында ташу суына эләккән очракта авыр киемне салу, батмый торган каты берәр нәрсәгә ябышып һәм су агымына буйсынып йөзү кулай. Су бозлы булуын исәпкә алып, суга төшкән кешенең тәне тиз арада суынуын онытмаска кирәк, чөнки су, һавага караганда, җылылыкны үзе аша 25 тапкырга тизрәк үткәрә. Салкын судагы кешенең тән температурасы озак вакыт 35 градустан да ким булса, ул гипотермиягә китерә һәм кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Суда өшегән кешене җылы душта, саунада тотып җылытырга, аеруча арка һәм күкрәк турыларын җылытырга, коры кием һәм кайнар чәй бирергә кирәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International