Чаңгы сезоны ябыла

2016 елның 18 марты, җомга

Быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам!  Әле һаман да китәргә җыенмый,  дилбегәсен яз сылуына тапшырырга ашыкмый. Шуңа да кышын чаңгы, чана шуып кинәнгән халык, инде яз аена керсәк тә, ял көннәрендә чаңгы юлларыннан кайтып керми. Бөгелмә шәһәренең чаңгы базасында 19 март көнне кышкы сезон ябылуга багышланган ярышлар үтәчәк. Анда предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре катнашачак. Ярышка рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International