Дөньяның барлык төсләре

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

“Дөньяның барлык төсләре” республика проекты кысаларында Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге әгъзалары мөгалим-оештыручы Юлия Мельникова белән бергә ТАССРның оешуына багышлап, интерактив уеннар үткәрде. Әлеге чарада 14нче “Торнакай” прогимназиясендә тәрбияләнүчеләр, Бөгелмәнең төзелеш-техника көллияте студентлары һәм 12нче мәктәп укучылары катнашты. “Дөньяның барлык төсләре” проекты яшьләрне берләштереп кенә калмыйча, кешеләр арасында ярдәмләшүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын да аңларга ярдәм итә. Безнең укучылар да бу юнәлештә  эшләү өчен файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International