Туган якны өйрәнү музеенда шагыйрь, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Николай Владимирович Карасевның “Җан һәм кәсеп шигърияте” дип исемләнгән күргәзмәсе үтте. Николай Карасев – агачтан кисеп ясау остасы. Үзенең кул эшләре белән ул бөгелмәлеләрне дә таныштырды. Аларны уеп һәм кисеп ясау – җиңел түгел. Рәссам шундый матур һәм кабатланмас әйберләрне берне генә ясый икән.