“Ялкын” приютында Бөтендөнья су ресурслары көненә багышлап тәрбияви чара үткәрделәр.
Гадәти булмаган сәяхәт вакытында приютта тәрбияләнүчеләр 22нче “Алтын балык” балалар бакчасына йөрүчеләр белән бергә табигатьтә су әйләнешен күзәтте. “Барысы да су турында” дип исемләнгән лабораториядә “баш белгеч” - тәрбияче Мария Кривошеина балаларга су үзлекләре һәм объектлары турында сөйләде.
Белешмә. Бөтендөнья су ресурслары көнен үткәрү фикере 1992 елда Рио-де-Жанейрода үткәрелгән БМОның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү конференциясендә яңгыраган. Россиядә Бөтендөнья су ресурслары көнен тәүге тапкыр 1995 елда “Су – ул тормыш” шигаре астында үткәрделәр.
Татарстан территориясе буенча Идел (177 километр) һәм Кама елгалары (380 километр), аларның кушылдыклары – Нократ (60 километр) һәм Агыйдел (50 километр), Зөя, Ык, Иж, Чишмә һәм башка елгалар агып уза. Республика территориясендә 8 меңнән артык күл бар, алар Минзәлә районында (756), Мамадыш (694), Актаныш (579) һәм Чистайда (493) аеруча күп. Иң зур су объектлары – республиканы су ресурслары, шул исәптән эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүрештә куллану өчен каралган су белән тәэмин итүче 4 сусаклагыч бар (Куйбышев, Түбән Кама, Зәй һәм Карабаш). 1955 елда төзелгән Куйбышев сусаклагычы Ауропада иң зуры һәм Татарстан территориясендәге суның 50,7 процентын алып тора һәм Урта Идел су агымын сезонлы көйләүне тәэмин итә.