Ярату гына дәва

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

21 март көнне “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә Даун авыруы белән авыручы инвалид балаларның ата-аналары өчен төбәкара форум үткәрделәр.

БЕЛЕШМӘ. Даун авыруы–мондый балаларны беренче тапкыр 1866 елда билгеләре буенча язып чыккан доктор Лангдон Даун исеме белән йөртелә. Ул–кешенең 21нче хромосомасы трисомиясе нәтиҗәсендә килеп чыккан нәселдән – нәселгә тапшырыла торган генетик детерминлаштырылган авыру. Ул нык түбән интеллектта һәм физик үсештә артта калуда чагыла. Авыру дәвалауга бирелми. Даун авыруы сирәк күренеш түгел, ул уртача 700 тууга бер очрак туры килә. Соңгы елларда пренаталь диагностика нәтиҗәсендә әлеге ешлык 1100гә бер очрак калган. Даун балалар туу ихтималы ананың яше олырак булган саен арта бара.

Форумда 17 гаилә катнашты. Алар өчен махсус тест үткәрделәр. Соңыннан балалар кунакларны үз иҗатлары белән таныштырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International