Бөгелмәдә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

19 мартта Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Нурия” мөслимәләр клубы шәһәрнең үзәк мәчетендә балалар өчен Коръән уку бәйгесе уздырды. Чараны оештыру  инициативасы белән берничә ай дәвамында балалары белән Коръән сүрәләре өйрәнгән әти-әниләр чыкты.

Бәйге башында оештыручылар төрле милли киемнәр киеп, балалар белән башка илләргә сәяхәт итте һәм  Кыйтай, Согуд Гәрәбстаны, Африка илләрендә Изге Китапны өйрәнү серләренә төшендерде.

50 якын бала бер-берсенә, чакырылган кунакларга һәм әти-әниләренә  Коръән укуда ирешкән уңышларын күрсәтте һәм һәркайсысы махсус бүләккә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International