“Белем бирү процессында компьютер технологияләрен куллану буенча иң яхшы методик эшләнмә” дип аталган һөнәри бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурска үз эшләрен №32, 27, 31, 26, 38, 36, 9, 18, 28 һәм 15нче балалар бакчалары тәкъдим итте. Аларны “Мультишкалар”, “Заманча видеодәрес ”, “Игротека”, “Методик загрузка” кебек номинацияләрдә бәяләделәр.
Җиңүчеләргә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе мактау грамоталары һәм премия тапшырды.