Нәүрүз бәйрәме – астрономик кояш календаре буенча язгы көн һәм төн тигезләшкән чорга туры килә һәм табигатьнең яңаруын һәм уянуын символлаштыра. Яз шушы бәйрәмнән соң үз хокукларына керешә башлый. Әлеге бәйрәмнән соң, авыл хезмәтчәннәре чәчү эшләренә әзерләнә башлаган.
Кодаш авылы халкы да язгы яңа елны җыр-бию, уеннар һәм сыйлар белән каршы алды. Нәүрүзбикә җыелучыларга җылы көннәр һәм яхшы кәеф теләде. Артистлар һәм бию коллективлары башкаруында музыкаль номерлар беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр дә, балалар да биергә чыкты. Алып баручылар җитәкчелегендә бала-чагалар күңелле һәм мавыктыргыч, бүләкле уеннар уйнады. Традиция буенча, бәйрәм ахырында барлык теләүчеләр тәмле боткадан авыз иттеләр.