Балалар китабы – сихри бер дөнья

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Ниһаять, язгы каникуллар башланды! Күркәм традиция буенча, каникулның беренче көннәрендә  балалар китпаханәсендә “Балалар китабы көне” игълан ителә.

Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Кеше хәзер китап укымый, дип уфтанырга яратабыз. Соңгы ике дистә ел эчендә “Дөнья балалары нәрсә укый?” темасына үткәрелгән халыкара тикшеренүләр бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксынуын күрсәтә бит.

Әмма шулай булса да, матур, төсле китап күрсәтсәң, һәрбер сабыйның күзендә очкын кабына. Кыскасы, балалар китабына ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мөмкинлекләр дә хәзер башка. Нинди генә форматта һәм кыяфәттә, нинди генә материалдан басылмый алар. Күренекле язучы М. Горький да балалар әдәбиятын зур бер “суверен держава” дип атаган.

“Балалар китабы көненең” иң дулкынландыргыч мизгеле – бүләкләү тантанасы. Иң күп китап укучыларга китапханә хезмәткәрләре китап бүләк иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International