Борис Захаров белән интервью

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

22 март көнне Бөгелмә районы администрациясенең беренче башлыгы Борис Федорович Захаровка 70 яшь тулды. Шул уңайдан ул Бөгелмә журналистлары белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Борис Захаров  Бөгелмәдә эшләгән елларны сагынып искә ала. Шәһәр һәм аның халкы белән горурлана. Ул башлык булган чорда Бөгелмәдә мәктәпләр төзелә, йортлар торгызыла. Авыл хуҗалыгына да зур игътибар бирелә. Үзгәртеп-кору еллары булуга карамастан, Борис Захаров шәһәр һәм районны аермый, бербөтен булып калдыра. Б.Захаров: “Шәһәр авылдан башка яши алмый”,- дип әйтә. Чыннан да ул чорда Бөгелмә районы республикада алдынгылар рәтендә булган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International