Бөгелмәнең үзәк район хастаханәсендә кан-тамыр үзәге, травма үзәге, гемодиализ үзәге уңышлы эшләп килә. Тәүлек әйләнәсендә биредә клиник, биохимик тикшерүләр үткәрәләр, рентгент ясыйлар, ЭКГ, УЗИ, МРТ, РКТ кебек медицина тикшерүләре үткәрәләр. 2015 елда үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә 33 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 11187 дәва алган. Яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан, быел Ырунбур шәһәренең медицина университетыннан Бөгелмәгә студентларны чакырганнар.