Авыруларны, инвалидларны тернəклəндерү процессында экологик тəрбиянең əһəмияте əйтеп бетергесез зур. Шуны истə тотып, “Яңарыш” балаларны һəм яшүсмерлəрне тернəклəндерү үзəгендə Халыкара урманнар көнендə “Урман – безнең байлыгыбыз” дигəн чара узды. Балалар табигать турында видеоролик карадылар, махсус темага викторинада катнаштылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдəлəрен искə төшерделəр, табигатьне саклау өчен нилəр эшлəргə кирəклеге турында фикер алыштылар. “Ə аннары паркка бардык, канатлы дусларыбызны ашаттык, табигать уяна башлавының беренче билгелəрен күзəттек”, – дип хəбəр итə тəрбияче Ольга Ключникова.