Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

2016 елның 25 марты, җомга

Сезне ихластан Мәдәният хезмәткәре көне белән тәбриклим!Әлеге көннең яз аенда билгеләп үтелүе символик мәгънәгә ия, чөнки мәдәният хезмәткәрләре дә, язгы табигать кебек, кеше күңелендә игелеклелек тойгылары, яңа идеяләр уята, кәефне күтәрә, киләчәккә өмет белән карарга өнди.

Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең фидакарь хезмәтләре белән район халкының гореф-гадәтләрен саклыйлар, мәдәни һәм  рухи потенциалны үстерүгә өлеш кертәләр.

Фидакарь хезмәтегез, иҗади эзләнүегез, киләчәктә дә районыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклап калуга көч куюыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә саекмас илһам, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Линар Закиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International