“Бөгелмә” эшлеклеләр клубы утырышы

2016 елның 25 марты, җомга

“Бөгелмә” эшлеклеләр клубының чираттагы утырышы җаваплыгы чикле “ТНГ-Универсал” җәмгыяте базасында үтте. Финанс яктан катлауы чорда да бу оешма эш темпын киметми.  Компания 30 ел дәвамында геофизика тармагы өчен җиһазлар җитештерә. “ТНГ-Универсал” Россиянең алдынгы оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Биредә  “ТНГ-АлГис”, «ТНГ-ЛенГис», «ТНГ-НурГис», «ТНГ-Казаньгеофизика», «ТНГ-Ленское», «ТНГ-ВостокГео», «ТНГ-Юграсервис», «ТНГ-Геосейс», «ТНГ-Ижгефизсервис», «Узеньпромгеофизика», «ТНГ-ОралГео», «Коминефтегеофизика», «Удмуртнефтегеофизика» кебек оешмаларның заказы буенча эшлиләр.

Эшлеклеләр клубы әгъзалары П.Киясов, “ПСБ-2” оешмасының генераль директоры Ш.Булушевның докладын тыңладылар.Үз рәтләренә  яңа әгъзаны - Бөгелмә мебель фабрикасы директоры Филарет Сәфиуллинны кабул иттеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International