Бөгелмәнең “03” хезмәте көненә якынча 100 шалтырату кабул итә. 14 нән 20 мартка кадәр 696 бөгелмәлегә медицина ярдәме кирәк була. “Ашыгыч ярдәм” бригадалары бәхетсезлек очраклары булган урыннарга 63 тапкыр барган. Шуларның 3се – юл-транспорт һәлакәте булган урыннар, аларда 3 зыян күрүче дәвалау учреждениеләренә китерелгән.
Моннан тыш, бала туу белән бәйле 25 мөрәҗәгать килгән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәренең“Ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе. Үткән атнада 11 малай һәм 14 кыз туган.