Язгы каникул вакытында “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр көнне заяга үткәрмәде. Алар төрле чараларда катнашты: хуҗабикә серләренә төшенде, кул эшләре белән мавыкты, Тукай шигырьләрен сөйләде, рәсем ясады.
Балалар шул рәвешле белемнәрен ныгытты, рухи тәрбия алды. Канукулның соңгы көнендә “Ялкын” приютында үзидарә көне игълан ителде. Әлеге чара кысаларында тәрбиячеләр балаларда шәхес тәрбияләргә омтылды, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтте. Бу көнне балалар төрле һөнәрләр турында мәгълүмат алды.