Татарстанда ау сезоны 24 апрельдә ачыла

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Быел Татарстанда ау сезоны узган елга караганда бер атнага алданрак ачыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, быел республикада ау сезоны 24 апрельдә ачыла. ТР урман хуҗалыгы инспекторлары ау урыннарын даими күзәтеп йөриячәк. Быел Россия буйлап, шул исәптән Татарстанда да, соры казларны ату тыела. Ә ау сезоны һәр төбәктә дә 10 көннән артыкка сузылмаячак. Шунысы да игътибарга лаек: быел зоналарын республиканың һәр кешесе дә күзәтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International