Бөгелмә студенты “ПолиТехОлимП - 2016” Бөтенроссия олимпиадасында җиңде

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Түбән Кама шәһәрендә “ПолиТехОлимП - 2016”  II Бөтенроссия олимпиадасы үтте. Анда Татарстан һәм Россиянең  һөнәри белем бирү йортларыннан 330 студент катнашты. Олимпиаданың абсолют җиңүчесе  - «Яр Чаллы политехника көллияте» дәүләт автоном һөнәр белеме бирү учреждениесе студенты Валерия Пигалева. Ул 91 балл җыейды һәм акчалата призга ия булды. Максималь балл җыючыларның тагын берсе Бөгелмә машина төзү техникумы студенты Илья Соломонов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International