Ихлас күңелдән “Ихлас” турында

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

“Җырлап яшәү күңеллерәк”! “Ихлас” халык фольклор ансамбленең иҗат кичәсе әнә шулай аталды. Бу иҗат коллективы Техниклар йорты каршында эшләп килә. Ансамбльга күп еллар тугры артистлар: Сәгыйдә Гыймаева, Алмазия Ханнанова, Рәфис Мунтин, Әлфия Нурмөхәммәтова, Рәсимә Кәлимулина, Гүзәл Мөхәмәтшина, Розалия Корбанова, Резеда Габдрахманова, Илшат Тимкин, Ришат Габдрахманов – коллективның горурлыклары.  Концерт юбилярларга багышланды. А.Ханнановага – 75яшь, Рәфис Мунтинга – 65яшь, Сәгыйдә Гыймаеваның иҗатына – 40ел. Техниклар йорты администрациясе иҗат төркемен һәм юбилярларны ихлас күңелдән тәбрикләп, “Ихлас”ка озын гомер теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International