27 март көнне ГХАТ бүлегендә Беренче Шәһәр Туй Фестивале узды. Бөгелмәдә әле мондый вакыйганың булганы юк иде!!!
Чибәрдән-чибәр кәләш белән кияүләр, ә алар биредә 50 дән артык пар җыелган иде, Kivi (Бөгелмә), Камертон (Октябрьский) cover-группалары башкарган музыка, күңел ачулар, бүләкләр, оста һәм үтә дә зәвыклы юморлы тамадалар, гүзәл фотозоналар ясаган декораторлар, бер генә кадрны да күз уңыннан җибәрмәгән фотографлар һәм видеографлар, кәләшләрнең кабатланмаслык матурлыгын күрсәтә белүче стилистлар һәм визажистлар, татлы десертлары белән килгән кондитерлар – барысы да әлеге чараның югары дәрәҗәдә узуын исбатлап тордылар. Моңарчы әле Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә бу кадәр күп гашыйк парларның һәм туй индустриясе осталарының күпләп җыелганы юк иде.
Фестиваль, чын мәгънәсендә, зур масштабта узды. Аның географиясе, район чикләреннән чыгып, якын-тирә районнарда яшәүче парларны да җәлеп итте.
Мөлаем һәм йомшак аю Тедди бәйрәм кунакларының һәрберсенә үзенең җылы кочагын бүләк итте. Сабын куыклары тамашасы исә һәрберебезне бәхетле балачак иленә кайтаргандай булды.
Фестиваль кәләшләрнең дефилесы белән тәмамланды. Биш фантастик һәм бер-берсенә гомумән охшамаган образ зур сокланулар һәм таң калулар уятты. Мөселман кызы образындагы кәләшкә искә тиңнәр табылмады.
Туй фестивален әзерләү һәм алып баручы оештыручылар Светлана Санкова белән Марина Резесидзе ханымнарга чиксез рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Һөнәри осталар төшергән фото һом видеорепортажларны фестивальнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркеменә кереп карый аласыз http://vk.com/wedding_festivalbugulma