Г.Тукайның туган көне алдыннан “Ялкын” приютында “әкият теропиясе” оештырдылар. Биредә тәрбияләнүчеләр татар шагыйре язган әкиятләр буенча виртуаль сәяхәткә чыктылар. Г.Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты белән танышканнан соң, балалар шагыйрь әкиятләре буенча ясалган рәсемнәрен тәкъдир итте.