Грипп чигенде, тик салкын тидереп авыручылар әле бар

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Грипп белән авыру чоры тәмамланда. Ләкин Бөгелмәнең дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларына салкын тидереп авыручылар әле һаман мөрәҗәгать итә. Бәхеткә, андыйлар күп түгел. Бөгелмә муниципаль районының Роспотребнадзор идарәсе биргән мәгълүмат буенча, 2016 елның 21- 27 мартына кадәр 242 бөгелмәле ОРВИ белән авырган. Шуларның 192се – бала. Үткән атна белән чагыштырганда авыручылар саны 7% кимегән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International