Бөгелмә шәһәренең механика заводы базасындаТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Бюджет, салым һәм финанслар комитетының күчмә утырышы узды. Биредә җыелучылар көн кадагына кадастр бәясеннән чыгып, юридик һәм физик затлар милкенә салым түләү темасын һәм күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую проблемасын күтәреп чыктылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, комитет рәисе урынбасары Илдус Касыймов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре, салын инспекциясе хезмәткәрләре катнашты.