Соңгы елларда Россиядә ГТО нормалары (“Хезмәт һәм оборонага әзер”) физкультура-спорт комплексы аеруча популярлашты. Шулай да, илдә билгеләмәнең нәрсә аңлатканлыгын белмәүчеләр дә бар икән . Бактың исә, хәзерге вакытта Россиядә ГТО нормалары турында яхшы белүчеләр саны 76 процент тәшкил итә икән. Шунысы сәер, аларның күбесе өлкән яшьтәге һәм яхшы белеме булган россиялеләр. Ягъни ГТО нормалары турында белүчеләрнең 86 проценты – 60 яшьтән өлкәнрәк. Ә менә яшьләр исә ГТО нормалары турында өлкәннәргә караганда ни өчендер азрак белә икән. Моны төзәтү максатыннан, мәктәпләрдә укучылар ГТО нормаларын тапшыра башладылар.
Яр Чаллы шәһәрендә укучылар арасында ГТО нормалары (“Хезмәт һәм оборонага әзер”) физкультура-спорт комплексы буенча республика фестиваленең финалы үтте. Анда республиканың 45 районы катнашты. Бөгелмә муниципаль районы данын 3, 6 нчы мәктәп һәм 2нче лицейдан җыелма команда яклады. Алты бөгелмәле нормативны алтынга, дүртесе көмешкә тапшырды.