Геологлар көне белән

2016 елның 1 апреле, җомга

Геология тармагы  хезмәт ияләре һәм ветераннар!

Сезнең романтиканы да, көндәлек киеренке хезмәтне дә үз эченә алган, тирән теоретик белемле һәм үз эшегезгә ихлас бирелгән булуны таләп иткән уникаль һөнәрегез гомер-гомергә иң мактаулы һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе булып санала. Бөгелмә районының иминлеге, мөим социаль мәсьәләләрнең чишелеше, бөтен республиканың ягулык-энергетика комплексының үсеше сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.

Хезмәтегез, Татарстан икътисадына лаеклы өлеш кертүегез өчен чиксез хөрмәт белдерәбез, ныклы сәламәтлек, яшәү энергиясе һәм иминлек телибез!

Һәрбер башлангычыгыз яңа ачышларга, җиңүләргә китерсен. Якыннарыгызның, дусларыгызның кайгыртучанлыгын, күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Линар Закиров 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International