11 апрельдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышы елларында Алмания һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концентрация лагере эшләгән. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була. Шундыйлар безнең шәһәрдә дә бар: Черечукина Прасковья Павловна һәм Продубнова Нина Яковлевна. Алар янына студент- волонтерлар килеп, интервью алды.